Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән ПАТПсы дүрт яңа автобус сатып алган, алар Яшел Үзән - Васильево маршрутында хезмәт күрсәтәчәк.

- Әлеге чара без яңа автобусларга эшкә старт биргән бик күңелле момент. Бу беренче партия генә. Алга таба тагын 10 автобус сатып алу планлаштырыла, алар Яшел Үзән буйлап йөриячәк. Водительләр корпусын, механикларны, слесарьларны котлыйм. Һәм дә предприятие җитәкчелегенә яхшы эшләре өчен мин бик рәхмәтле. Хәерле юлга! - дип котлады Михаил Афанасьев.

ЗПАТПның иң яхшы хезмәткәрләренә район җитәкчесе кулыннан Рәхмәт хатлары һәм Михаил Афанасьевның шәхси котлаулары тапшырылды.

- Автобус паркын яңарту мәсьәләсе турында без Михаил Павлович белән сөйләштек, бу автобус сатып алу белән бер үк вакытта Васильевога автовокзал янындагы мәйданчыкка асфальт салу белән бәйләнгән иде. Моның турында автобус йөртүчеләр сораганнар иде. Район җитәкчесе карары белән әлеге мәйданчыкта асфалҗт салынды. Михаил Павлович үз сүзендә торды, - дип билгеләде ЗПАТП директоры Дмитрий Грузков.

Тантаналы зур булмаган өлештән соң Михаил Афанасьев беренче булып билгеләнгән маршрут буенча яңа автобусларның эшен бәяләде.

Васильевога яңа автобуста килеп җиткәч, район җитәкчесе җирле халык белән очрашты, анда ЗПАТП директоры белән бергә бистәдә җәмәгать транспорты эше белән бәйле сорауларга җавап бирде.

Михаил Афанасьев шулай ук Васильево төзелә торган социаль объектларда да булды.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев