Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән музыка театрында  -  премьера

Яшел Үзәннең музыкаль театрында  татар халык әкиятләрен нигез итеп алынган спектакль күрсәтелде.

Театр директоры Елена Александрованың  милли спектакль кую теләге күптәннән  уянган булган.  Һәм менә -  Яшел Үзән тамашачысы аны  зур кызыксыну белән көтеп алды һәм  яратып карады, спектакльдән соң артистларны көчле  алкышларга күмде.

Татар халык әкиятләренә нигезләнеп эшләнгән “Айлин һәм Данияр”  татар халкының бөтен эчке  матурлыгын, күңел байлыгын ачып салырга тырышкан. Декорацияләрнең  байлыгы, костюмнарның зиннәтлеге  нур өстенә нур булды.

Бу тамаша аерым бер әһәмияткә ия, чөнки аңа “Бердәм Россия”  партиясе ярдәмендә   һәм “Кече шәһәрләр театры” проекты кысаларында тамашачыга чыкты. Спектакль премьерасына  ТР Дәүләт Советы депутаты Римма Атлас кызы Ратникова да килгән иде һәм  сәхнәгә менеп, тамашачы һәм артистлар алында музыкаль әсәр хакында   үзенең җылы сүзләрен җиткерде.

 

Фото Яшел Үзән музыка театрының “Вконтакте” төркеменнән алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: