Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ЯШЕЛ ҮЗӘН МУНЧАЛАРЫ КАЙЧАН ЭШЛИ БАШЛАР?

Инде хәбәр иткәнебезчә, Яшел Үзән халкы мунча керергә тилмерә, чөнки Жуков һәм Заикин урамындагысы да эшләми. Ни өчен алар халыкка хезмәт итүдән туктады һәм парланып юынырга яратучылар кайчан тирләп-пешеп мунча керә алыр?

– Эш шунда ки, Яшел Үзәннең ике мунчасы, аның берсе – Жуков, ә икенчесе Заикин урамында, конкурс идарәчесе «Экоресурс» МУП белән Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты арасында бәхәс сәбәпче булды.

Конкурс буенча идарәче мунчаларны «Экоресурс» милке дип карар кылды, чынлыкта исә алар шәһәр казнасына тапшырылган иде. Дәгъвалы мәсьәләне судта хәл итәргә туры килде. Һәм менә узган атнада Самараның Арбитраж апелляцион суды ахыргы карарны чыгарды: мунчалар муниципаль милек булып санала,– дип сөйли ЯҮМР Советының матбугат хезмәте җитәкчесе Денис Анисимов.

Мунчалар ут сүндерелү сәбәпле эшләвеннән туктатылган иде. «Татэнергосбыт» компаниясе конкурс идарәчесе белән килешү төзүдән баш тартты. Сәбәбе бик гади: аларның әлеге биналар белән идарә итүне раслый ала торган документлары булмаган.
Хәзер исә Яшел Үзән районы Башкарма комитеты Самара судыннан документлар көтә. Аннан соң гына идарәче компания сайлау өчен конкурс узачак һәм яшел үзәнлеләр янә бер-берсенә җиңел пар белән дип әйтә алачак. Әлеге юридик эшләр өчен берникадәр вакыт кирәк. Якындагы ике атнада ике шәһәр мунчасы да үз эшен башлар дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Городская баня