Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән мәктәпләрендә парламент сәгатьләре кызыклы үтте

2017 елның 6 ноябрендә республикабыз үзенең Конституциясен кабул итүгә 25 ел тула.

Шушы уңайдан республика мәктәпләрендә парламент дәресләре “Татарстан республикасы Конституциясе: 25 ел тарих” темасы буенча үтте.

Яшел Үзәннең 11нче мәктәбендә аны  ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов үткәрде. Укучылар үзләрен кызыксындырган бик күп сорауларга  закон чыгару органында эшләүче  абруйлы депутаттан җавап алды.

Юрий Камалтынов авыр 90нчы елларда республиканың үзенең закон чыгару базасын , беренче чиратта Конституциясен формалаштыру турында сөйләде.

1990 елның августында суверенитет турында декларация кабул ителде һәм ул Конституциянең  проектын эшләү өчен база булды.

Фото http://www.ryltat.ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: