Яшел Үзән механика колледжы студентлары полиция хезмәткәрләре эше белән танышты
Яшел Үзән механика колледжы студентлары «Студентлар десанты» Бөтенроссия акциясе кысасында полиция хезмәткәрләре эше белән якыннан танышты.
Студентларны кинологлар хезмәте белән хезмәткәрләр Ольга Ефремова, Андрей Иванов таныштырды. Ә эксперт-криминалистика үзәгендә студентларны полиция подполковнигы Марина Ильина каршы алды.
Алар ялган акчаларны тану, наркотик матдәләрне тикшерү ысуллары белән танышты.
Соңыннан студентлар десанты милиция тарихы музеенда булды. Әлеге күргәннәрдән соң студентларның кайберләре полициянең ирекле ярдәмчеләре булырга теләген белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев