Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән хатын-кызларын бәйрәм белән котлый ул

Хатын-кызлар бәйрәме

Хатын-кызларның бәйрәме

Сигезенче март җитте.

Кышның әче салкыны да

Кинәт йомшарып китте.

Йөрәкләребездә булса

Чын дуслыкның олысы,

Салкын кышта да суынмас

Йөрәкләрнең җылысы.

Тәбриклим сезне, ханымнар,

Бәйрәм мөбарәк булсын!

Күңелебезгә һәрвакыт

Шатлык нурлары тулсын.

Сигез саны Раббыбызның

Сигез җәннәт капкасы.

Барчабызга насыйп булсын

Шул җәннәтләр бакчасы.

Мәрьям Ситдыйкова.

Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев