Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән фронтовигының күзләренә яшь тула

«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыяте ветераннар Советы бүгенге көнгә Яшел Үзәннең иң эре һәм эшләп килүче ветераннар оешмасы 2017 елның 1 гыйнварына ветераннар Советында 1893 кеше исәпләнә, шуларның 20се Бөек Ватан сугышы ветераны, 6сы Венгриядәге вакыйгаларда катнашучы, 290ы тыл хезмәтчәне.

Аларның һәркайсы буыннарны бәйләүче звено булып тора, яшьләргә үзенең белемен, тәҗрибәсен җиткерә. Бөек Ватан сугышы турында шул вакытта заводта ничек эшләве турында хатирәләре белән уртаклаша.
Ветераннарның иң активлары Николай Левагин сугыш еллары турында аеруча дулкынланып сөйли...
1926 елның 10 декабрендә Тәтеш районының Ямбухтино авылында туган 17 яшьлек егет фронтка алынуга Монголиядә аерым инженер-техник батальонга килеп эләгә. Монголия Республикасы Япон гаскәрләре (фашистлар Германиясе союздашы) басып алган Маньчужурия белән чиктәш.
Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Левагин батальоны 1945 елның 2 сентябрендә Читага күчерелә, биредә ул тыныч вакытта понтера сыйфатында хезмәтен дәвам итә. 1950 елда демобилизацияләнә һәм Яшел Үзәнгә кайтып, «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы»на эшкә урнаша.
- Безнең батальон Монголия һәм Маньчужурия белән чиктәш торды, - дип искә төшерә Николай Васильевич, - батальонда мин рәсми рәвештә понтонер булып исәпләнә идем. Понтонер ул елга аркылы күпер салучы. Безнең максат - пехота, артиллерия, танклар үтү өчен юлны чистарту. Без кыяларны шартлата, тарлавыкларга миналар куя идек.
Бертуктаусыз бомбежкалар истә калган. Безнең инженер-техник баталоьон зур колонналар белән бара. Японнар безгә күктән бомба яудыра. Совет истребительләренә дан. 12-14 августта японнар Линьси һәм Бухеру шәһәрләре районында бик күп тапкырлар контратакага күтәрелде. Әмма безнең Забайкальский фронт дошманга каршы бердәм күтәрелеп, көньяк-көнчыгышка ыргылды.
Сугышның үзәгеннән еракта булсак та, сугыш барышын бик нык күзәтеп тора идек. Җиңүебезне бөтен йөрәгебез белән тойдык. Һәм килде ул көн. Германиянең капитуляция турында актка кул куюын хәбәр иткәч, нинди бәйрәм булды! Әмма икенче бөтендөнья сугышы әле тәмамланмаган иде. Нәкъ менә безнең фронтларга - Забайкальев, 1нче һәм 2нче ерак көнчыгыш фронтларына фашистлар һәм аларның союздашларына каршы көрәшкә нокта куячак иде. Һәм без сер бирмәдек! 3 сентябрьдә СССР Японияне җиңгәч, совет гаскәрләренең башкомандующие Сталин бөтен дөньяда тынычлык урнашуын белдерде, - дип сөйли ветеран.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев