Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән фотосөючеләрен Россия дәрәҗәсендәге бәйгедә катнашырга чакырабыз. Бүләге бигрәк саллы!

Фотосөючеләр өчен "Россиянең кыргый табигате 2017" конкурсы старт алды. Иң яхшы фотосурәт авторы 300 мең сум алачак.

"Россиянең кыргый табигате 2017" конкурсында катнашуга заявкалар кабул итү башланды, аның оештыручысы булып «Москоутаймс» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тора. Мероприятие катнашучыларның иҗади күнекмәләрен үстерүгә һәм гражданнарда Россия географиясен өйрәнүгә карата кызыксыну формалаштыруга юнәлтелгән. Россиядә яшәүче 18 яше тулган кешеләр катнаша ала. Балигъ булмаган яшьтәгеләр өчен "Яшь талантлар" дигән аерым номинация оештырылган.

Катнашу өчен оештыручының www.nat-geo.ru сайтында теркәлергә һәм эшне 2017 елның 30 сентябренә кадәр җибәрергә кирәк. Конкурска Россия территориясендә төшерелгән фотографияләр түбәндәге категорияләр буенча кабул ителә:

- Табигать кара-ак төсмерләрдә (пейзаж, хайваннар, үсемлекләр яки бүтән тере организмнар сурәтләре белән кара-ак фотографияләр);

- Пейзажлар (кыргый табигать ландшафтлары фоторәсемнәре);

- Су астында төшерү (диңгез һәм төче сулыклар флорасы һәм фаунасының су астында төшерелгән фотосурәтләре);

- Аналар һәм балалар (хайваннар дөньясында аналар һәм балалар арасындагы назлы мөнәсәбәтләр фоторәсемнәре);

- Кошлар (кошларның алар яши торган табигый мохиттәге фотосурәтләре);

- Имезүчеләр (имезүчеләрнең алар яши торган табигый мохиттәге фотосурәтләре);

- Тыюлыклы Россия (Россия табигатенең кеше кулы тимәгән почмакларын, саклана торган табигый территорияләрен (тыюлыклар, милли парклар, табигый парклар, заказниклар, табигать һәйкәлләре һ.б.ш.) чагылдыра торган, кеше эшчәнлеге объектлары (төзелешләр, корылмалар) кермәгән фотографияләр);

- Макротөшерү;

- Шәфәкътән таңга кадәр (тәүлекнең төн вакытында төшерелгән фотографияләр);

- Үсемлекләр (үсемлекләрнең аларның табигый мохитендәге фотосурәтләре);

- Мобиль фото (Россия кыргый табигате объектларының (имезүчеләр, кошлар, бөҗәкләр, үсемлекләр һ.б.) мобиль җайланмаларга төшерелгән, катнашучы тарафыннан VKontakte, Facebook һәм Instagram социаль челтәрләрендәге шәхси битләрендә #ДПР2017 хэштегы белән урнаштырылган фотолар);

- Фототарих (сурәтләр сериясенең сюжет линиясе (8 кадрдан артык түгел));

- Яшәү энергиясе (иң авыр шартларда табигатьнең үзен ничек күрсәтүенә багышланган фотографияләр);

- Шәһәр джунглилары (кыргый хайваннарның шәһәрдәге тормышка ничек итеп җайлашуын күрсәтү мөмкинлеге).

Фотоконкурс җиңүчесе 1нче октябрьдән 31 октябрьгә кадәрге чорда билгеләнәчәк. Иң яхшы сурәт авторы төп призны - 300 000 сум алачак.

Конкурсның нигезләмәсе белән конкурсны оештыручының сайтында танышырга мөмкин:http://www.nat-geo.ru.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев