Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Яшел Үзән» бәйгесе фотолар көтә

Газетабыз инициативасы белән менә инде өченче ел рәттән авылларны төзекләндерү буенча эш алып барыла.

Кыш көннәрендә йортларны Яңа елга бизәп, авылларга ямь кертсәк, җәй көне йортларны, каралты-кураларны төзекләндереп, урамнарга, капка төпләре һәм өй алларына чәчәкләр утыртып, төрле композицияләр төзеп, республика авылларының данын күтәрәбез - район авылларында менә нинди тырыш һәм матурлык яратучы, күңелләре белән генә түгел, йорт-җирләре белән дә башкаларга үрнәк халык яшәвен күрсәтәбез. Быел да, узган җәйдәге шикелле үк, район башлыгы призына «Иң төзек йорт» конкурсы старт ала. Иң төзек йорт дигәндә, монда инде йортның тышкы фасады да, капка бизәлеше һәм капка төбе дә, урам як та, өй алды да керә. Барысы да ялт итеп торсын. Беренче фотоны - июнь аенда, икенчесен - июльдә, өченчесен августның 15енә кадәр көтәбез.

Фоторәсемнәре булмаган йортларны конкурста катнаштырып булмый.
Кадерле газета укучылар, күреп торасыз, район башлыгы призларының саны да бар, бәяләре дә саллы. Мондый дәрәҗәле конкурста катнашу өчен мәсьәләгә җитди карарга кирәк. Бәйгегә тавыш бирү газета сайтында барса да, төп нәтиҗәне район җитәкчелеге ясый.

Ягез, хәерле сәгатьтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев