Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән батырының чираттагы уңышы

Милләтебезне татар көрәше бизи. Ни өчен? Чөнки ул халкыбызның мәйданда гына түгел, ә тормышта да көрәшеп яшәвен чагылдыра. Республикабызда шушы спорт төренә елдан-ел игътибарның артуы көрәш мәйданына сөлге тотып чыгучыларга стимул бирә, батыр егетләрне арттыра.

Республика күләмендәге ярышлар булсынмы, Россиянекеме, безнең Яшел Үзән көрәшчеләренең катнашмый калганы юк. Чөнки бездә аның нигезе бар. Чөнки ярышларда катнашмыйча, җиңеп һәм җиңелеп карамыйча, алга барып булмый. Ә инде батыр көрәшче Фирдүс Зәйнуллинны белмәгәннәр юк. Менә ул тагын 10-11 февральдә Зәйдә Муса Җәлил истәлегенә уздырылган мәртәбәле турнирда II урын алып кайтты. Беренче түгел, әмма мактаулы урын. Чөнки Зәйнең үзенең батыры пәһлеван Сергей Павликны егуы бик сирәкләргә генә бирелә. Өстәвенә, ул үзе дә ярыш барган яктан. Әйтәләр бит, үзеңдә стеналар да ярдәм итә дип. Фирдүс бу ярышта танылган пәһлеван Илдар Аббасовны ега алган, Сергей Павликтан гына калышкан. Тамашачыдан иң күп алкыш җыючылар шушы Сергей Павлик белән Фирдүс Зәйнуллин булган да инде Зәйдә булган ярышта. Бу бәйгедә Татарстан һәм күрше төбәкләрдән барлыгы 49 командадан 378 көрәшче чыгыш ясаган. Командалар беренчелегендә Яшел Үзән командасы - 27нче урында. Бу яхшымы-начармы үзегез бәяли аласыз. Районда көрәшкә мөнәсәбәт нинди, нәтиҗәсе шундый була гадәттә.
Әлеге турнирда шәхси ярышта II урын яулаган Россиянең һәм Татарстанның спорт мастеры, Себер Кубогы җиңүчесе, Урал Кубогы ярышларында 2 тапкыр - II урын, Муса Җәлил истәлеге ярышларында 2 тапкыр - II урын, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярышларында 3 тапкыр - II урын яулаган, Яшел Үзән сабан туенда 5 тапкыр, Казан сабан туенда 3 тапкыр баш батыр булган Фирдүс Зәйнуллинның бу Җәлил бәйгесендә чираттагы уңышы.
Шуны да билгеләргә кирәк, Җәлил бәйгесендә Олы Карагуҗа авылы егете Илмир Камалиев үз авырлыгы категория­сендә (60 килолылар арасында) Зәй көрәшчесен егып, җиңүче булып калган. Белгәнебезчә, ул көндәшенә бер мөмкинлек тә калдырмаган. Ул Җәлил бәйгесендә былтыр да чемпион булган иде. Яшел Үзән көрәш мәктәбен узган Илмир Камалиев хәзер Казанның Яңа Савин районы өчен көрәшә.
Якташларыбыз уңыш­лары белән горурланабыз. Башка көрәшчеләргә дә алардан калышмаска дип көч бирергә генә кала. Ә бездә калышмаска сәбәпләр күп, мәктәбе бар, остазлар җитәрлек, ярышлар уздырылып тора.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев