Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшәү шатлыгын сизеп яшәгез, апалар! (фото)

Ягымлы сүз, ачык йөз, аралашу... Менә ниләр җитми хәзерге заман өлкән буын кешеләренә. Шуларны уйлап, без дә Фаил Шәфигуллин исемендәге китапханәдә «Очрашу» дип исемләнгән клуб оештырдык.

Инде ике ел дәвамында эшләп килгән «Очрашу» клубына апалар бик теләп йөри, рәхәтләнеп сөйләшеп тә утыра, үзләрен борчыган сорауларга җавап та таба. Шулай ук яңа килгән китаплар, китапларның авторлары тормышы һәм иҗаты белән, төрле милләт тарихы, фольклоры белән танышалар - эчке рухи байлыкларын арттыралар. Белгән саен күбрәк беләсе килә бит ул. Алар һәр очрашуга ныклап әзерләнеп килә һәм канәгатьләнеп өйләренә тарала. Һәрбер очрашу вакытында, өлкән апаларыбыз кайсы як белән булса да ачыла бара. Безнең клубка йөри башлаганда оялып кына утыра торган апалар үзләре сүз сорап чыгыш ясый башлады. Чираттагы очрашуда без, әдәбият елы уңаеннан, «Дөньяда сүзем калыр» дип исемләнгән әдәби кичә үткәрдек. Кичә татар халкы яратып укый торган күренекле язучыларыбыз Мәдинә Маликова белән Туфан Миңнуллинның тууына - 80, Таҗи Гыйззәткә 120 ел тулуга багышлап үткәрелде. Мәдинә Маликова... Әсәрләре нинди тирән эчтәлекле аның! «Шәфкать» повестен гына укып та, үзеңә никадәр киңәш, ярдәм аласың, чөнки ул безгә бу дөньяга килергә ярдәм иткән табиблар, шәфкать туташлары, кеше язмышы турында. Кайсы гына китабын алып укысаң да, шуның хәтле эчтәлекле, тормыштан алынып язылган аның әсәрләре. Шулай ук күренекле драматург Туфан Миңнуллинның данлыклы «Әлдермәштән Әлмәндәр», «Әниләр һәм бәбиләр», «Диләфрүзгә дүрт кияү» кебек спектакльләрен карамаган татар кешесе бар микән ул?! Татарлар гына түгел, руслар да яратып карый торган әсәрләр бит алар. Туфан Миңнуллин үзе турында: «Язмыш минем кулыма каләм биргән. Мин аңа рәхмәтлемен. Ул мине - авылның бер малаен, татарның бер баласын - үз исемемне бүтәннәргә дә ишеттерерлек итеп яшәтте», - дип язды.

Фәния Хәкимова,
21нче филиал китапханәчесе

Тулырак - газетабызның 71нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев