Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшь рәссамнар конкурсы

13 мартта Яшел Үзән балалар сәнгать мәктәбендә ел саен эчке эшләр ветераннар советы әгъзалары оештыра торган "Балалар күзлегеннән хокук тәртибе солдаты" конкурсында катнашучылар бүләкләнде.

Мәктәптә укучылар өч ай дәвамында Яшел Үзән районы эчке эшләр органнары тарихына һәм хәзергесенә багышланган конкурска балалар эшләре килеп торды. Нәтиҗәдә 20гә якын эш сайлап алынды. Иң яхшы рәсемнәрне ветераннар советы җыелышында тавыш бирү юлы белән сайлап алдылар. Нәтиҗәдә беренче урынны Виктор Антонов, калган икесен Анна Назарова һәм Глеб Скороденюк алды.

Эчке эшләр бүлеге ветераннары советы рәисе Алексей Карин сүзләренә караганда, конкурста катнашып балаларның сәнгатькә генә түгел, ә туган як тарихына да кызыксынулары арта.

Ветераннар конкурста катнашучыларга грамоталар һәм призлар тапшырып, шунда ук галерея җитәкчелегенеә милициянең 100 еллыгына багышланган сәнгать эшләре галереясе булдыру инициативасы белән чыкты. Педагогия коллективы хокук саклау органы аксакалларының башлангычын яклап чыкты.

Лилиана Куликова

Фотода:

1.Ветераннар советы рәисе Алексей Карин, ветераннар хәрәкәте актив катнашучысы Иван Федянин конкурста катнашучыларның берсе Дарья Паршкова белән.

2.Конкурста I урын алган Виктор Антонов эше

3.II урын алган эш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев