Яшәеш
Яшәү минимумын күтәрде
РФнең Министрлар Кабинеты 2017 елның беренче кварталына Россиядәге яшәү минимумының күләмен билгеләде. Ул кеше башына - 9 909 сум. Бу хактагы РФ премьер-министры Дмитрий Медведев кул куйган карар хокук мәгълүматлары интернет-порталында басылып чыкты.
Хезмәт итүче халык өчен яшәү минимумы - 10 701 сум, пенсионерлар өчен - 8 178 сум, балалар өчен - 9 756 сум булды.
2016 елның IV кварталында кеше башына яшәү минимумы 9 691 сум тәшкил итеп, хезмәткә яраклы халык өчен - 10 466 сум һәм пенсионерлар өчен - 8 000 иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев