Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ярты гасыр мәктәптә

«Әйе, медаль тагарлар инде, бар, көт..!» дип көлеп куябыз кайчак, бу эшнең буласына ышанмыйча, артык тырышкан кешеләрне күреп. Менә тагалар икән шул!

Укытучыларның август конференциясендә район башлыгы Александр Тыгин, Олы Ачасыр урта мәктәбендә 50 ел эшләп, лаеклы ялга чыккан районның мактаулы гражданы Марс Мәгъсүмов күкрәгенә «Яшел Үзән муниципаль район каршындагы казанышлары өчен» медален беркетте.
Укытучыбыз Марс Маликович күбебезнең күз алдында әле 70нче елларда ук «Совет мәктәбе» журналының беренче битендә басылган фотосурәтендәгечә. Бер дә үзгәрми ул: йөзеннән елмаю китми торган, гел шулай төз гәүдәле олпат ир-ат. Стахановчы Малик белән математика укытучысы Хәдичә ханымның өч кызы арасында көтеп алынган ир бала. Әнисе Хәдичә ханым дәвамчылары Сания белән Марс, икесе дә укытучыларның укытучысы дәрәҗәсе - мәктәп директорына кадәр күтәрелгән шәхесләр.
Марс Маликович, 20 ел ул җитәкләгән мәктәп турында район газетасы битләрендә генә түгел, республика массакүләм-мәгълүмат чараларында күп язылган һәм сөйләнгән инде, артыгы кирәк тә түгелдер. Шуны гына ассызыклыйсы килә: Марс Мәгъсүмов кулы астында эшләгән теләсә кем умырып эшли белгән грамоталы белгеч яки җитәкче буларак башка эшкә килеп керә һәм җигелеп тарта ала. Үзе дә грамоталы, таләпчән һәм теләсә кем белән уртак тел таба алган җитәкче булганга шулай. Аны - физика укытучысын, завучны да озак еллар мәктәп директоры, үзе дә нәкъ шундый сыйфатларга ия булган мөхтәрәм Хәдис Фәйзуллин үз урынына шулай әзерләгән иде бит.
Яраткан коллективыннан аерылып, лаеклы ялда дөньяның башка мәшәкатьләренә чумып яши башларга тиеш тә кебек. Ата-бабасыннан килгән шөгыль - умартасы бар, авыл җирлегендә ветераннар советы рәисе, мәчет тә азан белән үзенә чакырып тора. Юк шул әле, мәктәп аны һаман үзенә тарта. Уку елы башында фронталь тикшерүләр булып узды. Артык зур булмаган кимчелекләрне санамаганда, барысы да тәртиптә мәктәптә. Ә бу - ул җитәкләгән коллективның олы хезмәте.
7 октябрьдә Олы Ачасыр мәктәбенең зур коллективы, монда инде озак еллар бергә эшләгән хезмәттәшләрен, бүгенге коллективын, укучыларны, аларның ата-аналарын, авылдашларны күздә тотып әйтәм, аны чын-чынлап лаеклы ялга озата. Чөнки августның соңгы көненә кадәр коллектив аның эштән китәсен белмәгән иде.
Мәктәпнең күңелле, чыр-чулы һәм мәшәкатьле шау-шулы көннәрен тыныч картлыкка алмаштырмагыз, гел шулай гөрләп, янып-көеп яшәгез әле, Марс Маликович!
Гүзәл Минһаҗева, Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев