Ярминкәләр гөрли Яшел Үзәндә
Районның "Тура" технополисында көзге ярминкәләр 23 декабрьгә кадәр барачак. Анда Яшел Үзән районында гына түгел, республиканың башка районнарындагы шәхси һәм крестьян-фермер хуҗалыгында җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга була.
Шәһәр халкы өчен бик кулай инде бу, бәяләр арзан, әмма авыл кешесенең фикере башкачарак шул.
- Ике ел инде көзге ярминкәдә катнашабыз. Ярминкәләр башланганчы бодайның килограммын 8 сумнан саткан булсак, монда 7 сумнан сатабыз, арпа -6 сум. Маңгай тире белән сугарылган иген өчен арзанрак булса да, республика куйган бәядән арттырып булмый. Ярминкәнең өстенлекләре күп инде аның. Монда без башкаларны күрәбез, аралашабыз, - ди "Зиганьшина" крестьян-фермер хуҗалыгыннан килгән Рөстәм Галәвиев.
Авыл кешесе умырып эшли белсә дә, сатуга маһирлыгы булмаска да мөмкин. Ә ярминкәләр, аларга менә дигән мөмкинлек тудыра.
Язманың тулы вариантын "Яшел Үзән" газетасыннан укый, Яшел Үзән ярминкәләрендә иң актив катнашучыларның исемлеген җомга саныннан белә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев