Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ярдәмгә суд приставлары килә

Яшел Үзән районы суд приставлары бүлеге хезмәтенең төп эше 2016 елда суд беркетмәләренең нәтиҗәле үтәлешен арттыруга юнәлдерелгән.

2016 елда суд приставлары чынбарлыкта 301 млн сум бурычны кайтарып алган. Һәм бу 2015 елгы нәтиҗәдән 41,1 процентка артыграк дигән сүз. Бу хакта җитәкчеләр киңәшмәсендә районның суд приставлары бүлегенең өлкән суд прис­тавы Альбина Әфләтунова җиткерде. Алар арасында салым, дәүләт пошлинасы һәм административ штрафлар бар. Кешенең милкенә арест салу һәм чит илгә чыгуга чикләүләр куелу да үз эшен бирми калмый. Чынбарлыкта соңгы нәтиҗәгә нинди йогынты ясавын да бүгенге көндә бүлек күзәтеп бара. Илебез чиген чыгарга теләүчеләргә чикләүләр кую 42,8 процентка арткан. Шулай итеп, узган ел 3346 бурычлыга чит илгә чыгу тыелган. Әлеге чаралар ярдәмендә 10 млн сумнан артык акча түләтелгән.
Җитәкче шулай ук социаль яктан мөһим булган, алимент акчасын кайтаруга да тукталды. 2016 елда андыйларның эше 2344 булган. 971 эш туктатылып, ахырына җиткерелгән. 104 бурычлыга административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән. Алиментын түләмәгән 21 кеше 8дән 12 тәүлеккә кадәр кулга алынган, ә 80 бурычлы 30дан 140 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә тиеш. Явыз ният белән алиментын түләмәүче 27 бурычлыга карата җинаять эше кузгатылган.
Үз чыгышында Альбина Әфләтунова торак-коммуналь хуҗалыгына булган бурычларын түләмәүчеләрнең әҗәтен кайтаруга да тукталып китте.
- Агымдагы елның ике аена гына да Яшел Үзән суд приставлары бүлеге торак-коммуналь хуҗалыгы оешмалары һәм ягулык- энергетика комплексы файдасына 4 млн 177 мең сум акча кайтарды, - дип сөйли ул.
Суд приставлары белән элемтәгә кермәүнең иң кулае - вакытында түләү. Җаның да тыныч, нерваң да тәртиптә.
Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев