Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яраткан ел фасылы – җәй, чөнки кар көрисе юк

Гадәттә шәһәрдә урам себерүче булып ерак авыллардан килгән, русчасы такы-токы булган, әмма үтә тырышлар һәм намуслылар эшли. Һәрхәлдә, Мәскәүдә төшерелгән фильмнарда шулай күрсәтәләр иде.

Хәзер инде Мәскәүдә дә хәлләр үзгәрде, кайчандыр русча белмәгән татар токымнары бүген хөкүмәттә утыра. Ә менә Яшел Үзәннең иң тырыш, иң яхшы дип табылган урам себерүчесе исә, киресенчә, татарчасын оныткан, бары тик русча гына сөйләшә.

Альберт Зиннуровның хезмәтен үзе эшләгән «Восток-Сервис» ширкәте җитәкчелеге генә түгел, «Яшел Үзән шәһәре ТКХ департаменты» җитәкчесе Олег Анисимов та югары бәяли.

Альберт ул вакыттагы ПТЖКХга Серго исемендәге заводтан кыскартылуларга эләккәч килеп керә. Фоторәсеме берничә тапкыр мактау тактасында эленеп торган Альберт ничек кыскартылуга эләккәндер, анысы безгә караңгы, ә менә заводның бик яхшы эшчене югалтуы хак.

Альберт Фәритович Яшел Үзәннең Туктар урамындагы 6,8,12,14нче һәм Гоголь урамындагы 27нче йортларның ишегалларын җыештыра. Җыештыру дигән генә аз, халыкта «ялап, ялтыратып куя» дигән гыйбарәләр бар. Альберт Зиннуровның тырыш хезмәте турында ул.

Эшкә иртәнге алтыда, җиденче яртыларда гына чыга, «Иртәрәк эшли башласаң, «Йокларга ирек бирмисең!» дип, йортларда яшәүчеләр тузына!» - ди.

Эшкә алтыда чыгып бассаң да эшне бетерәм димә: быел кар бик күп булмаса да, бозы җитәрлек.

Ә эшне ярата Альберт, урам себерүченең хезмәт хакы аз булгач, башка эшкә дә күчеп караган, әмма авырып китеп, яңадан элеккеге урынына кайтырга мәҗбүр булган. Авыр күтәрергә ярамаса да, тешен кысып булса да түзә: эшләми өйдә ятуны күз алдына да китерми ул. Әзмәвер кебек егетләрнең әти-әни җилкәсендә ятуын да аңламый.

20 елдан артык урам себерүче Альберт бер генә һөнәрнең дә ояты юк дип саный һәм көн саен иртәнге алтыда яраткан эшенә ашыга. Хатыны Татьяна да, ире артыннан, мәктәбен ташлап, урам себерүгә күчкән.

Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев