Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ямь өстенә ямь өстәде

Борчу-мәшәкатьләре, шатлык-сөенечләре белән тагын бер ел узып китте. Узган ел безнең Газиз Айдарский исемендәге мәктәп укучылары һәм укытучылары өчен аеруча матур истәлекләре белән күңелләргә кереп калды. Мәктәп укытучылары тырышлыгы, укучылар активлыгы белән мәктәптә төрле бәйрәмнәр уза.

Нинди генә бәйрәмнәр оештырылса да, бик матур, күңелле килеп чыга. Сихри Яңа ел бәйрәмендә Гөлсинә Хаҗип кызы Кыш бабайны ничек уйнады?! Чын артистлар бер кырыйда торсын! Ә укучылар соң?! Матур җырлары, биюләре хәзер дә күз алдында тора, афәрин!
Быел балаларга Яңа ел бүләкләре дә булмагач, бәйрәм күңелсез булыр төсле иде. Кайгырдык та әле. Мәрхәмәтле кешеләр бар ул. Ерак араларны якын итеп, депутатыбыз һәм спонсорыбыз Булат Хәсәнов бәйрәмгә килеп төшмәсенме! Ул саф татар телендә укучыларны, коллективны бәйрәм белән котлады, Кыш бабай бүләкләре таратты. Кемдер 10 сум акчасын сәдака итеп бирергә дә кызганган вакытта, Булат Радик улы ничә елдан бирле балаларны сөендерә. Укучылар аның кулыннан Белем көнендә дә, чыгарылыш кичәләрендә дә истәлекле бүләкләр алып тора.
Ильяс Гыйззәтуллин.
Айдар
Фото: МБУ ЦКС "Заволжье"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев