Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ялларда Татарстанда көчле җил көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе атна азагына фаразларын җиткерде.

16 декабрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава, урын белән кар, буран көтелә. Көньяктан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 18 метрга кадәр җитәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәте.

Төнлә -5..-10, республиканың көнчыгышында -15 градуска кадәр суыта. Көндез -2..-7, республиканың көнчыгышында -10 градуска кадәр салкын. Юлларда урыны белән көчле бозлавык.

17 декабрьдә шулай ук аязучан болытлы һава, урыны белән бераз кар явачак. Җил көньяктан, талгын, көчәйгәндә тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә -6..-11, республиканың көнчыгышында -16 градуска кадәр салкынайта. Көндез -4..-9, республиканың көнчыгышында -12 градуска кадәр салкын. Юлларда бозлавык.

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: погода синоптики обещают ожидается снег гололед усиление ветра

2
X