Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ЯЛГАНЧЫЛАР ОСТАРА, КЕШЕЛӘР АЛДАНА

Эчке эшләр бүлеге биргән мәгълүматларга караганда, атна саен мошенниклык очраклары күзгә ташлана. Дөнья ялганчылар белән тулган диярсең. Алдашалар, алданалар.

Барысын да ачыклап бетерер өчен полицейскийларга марафон йөгерүенә чыгарга кирәк ләбаса. Әлбәттә, хокук саклау органнары теркәлгән һәр очрак буенча тикшерүләр алып бара, күбесен ачыклый хәтта. Дөнья тәрәзәсе – Интернет заманында аферистлар белән эшләү
икеләтә-өчләтә авыр булса да. Мошенниклар коралы – мобиль элемтә, банк карталары, социаль челтәрләр һәм башкалар. Алар берсеннән дә чирканмый. Төп максатлары – алдап акча үзләштерү.
Ялганчылар тозагына эләгү очракларын кисәтү максатыннан чыгып, эчке эшләр бүлегендә матбугат конференциясе уздырылып, анда журналистлар биргән сорауларга полиция җитәкчесе вазифасын башкаручы полиция подполковнигы Роман Светлов (рәсемдә) җавап бирде.
Роман Светлов аңлатуынча, Яшел Үзән эчке эшләр бүлегендә бу елның 3 аенда кәрәзле элемтә һәм Интернет кулланып 40 җинаять кылынган. Телефон аша: «Туганың бәлагә тарыды» дип ялганлау – бик таралган схема. 2016 елда шундый 41 җинаять теркәлгән. 2017дә – 31, 2018дә – 20. Менә шулай быел тотылган телефон мошеннигы кешеләргә туганы булып кыланып шалтыратып, акчалата ярдәм сораган. Хәзер аның буенча өстәмә фактлар ачыклана. Ул Татарстан Республикасында барлыгы 50 җинаять кылып, берүзе күпме кешене кәкре каенга терәтә алган.

Тулырак материал газетаның җомга санында (№26).

Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев