Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ялган эчемлекнең юлы кыска

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән районы территориаль органында, Россия Федерациясе законында каралганны үтәмичә маркировкасыз һәм мәгълүмат бирми генә алкогольле продукцияне әйләнешкә керткән өчен, Ставрополь өлкәсендә яшәүчегә карата административ тикшерү эшләре алып барыла.

2017 елның 21 апрелендә М-7 трассасының Яшел Үзән районына караган 755нче километрында әлеге гражданның машинасында полиция хезмәткәрләре тарафыннан, шәраб белән тутырылган һәрберсе 35әр литрлы пластик канистрлар табыла. Алынган продукция экспертизага җибәрелә.
Ставрополь якларыннан канистрларда маркировкасыз алкогольле продукция килүне ачыклау Яшел Үзән территориаль органы практикасында бу беренче очрак түгел инде. 2016 елда, шулай ук, 30 литрлы 12 канистр һәм 50 литрлы 2 канистр белән тотылган гражданга карата РФ КоАП 15,12 маддәсенең 4нче өлеше буенча административ тикшерү уздырып, беркетмә языла.
Яшел Үзән шәһәр суды карары нигезендә әлеге гражданга штраф салына һәм алкоголь продукциясе конфискацияләнә.
Рифат Сөнгатуллин,
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән районы территориаль органының инспекцион-контроль бүлеге җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев