Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ялган  аракы сатучыларны “Халык контроле” белән юкка чыгарырга мөмкин

Дәүләт хакимияте органнарының гражданнар белән берлектә эшләү системасы  – бик уңайлы әйбер.

Чөнки гражданнарыбыз беркая бармыйча, өендә яки эшендә интернет  аша гына үзләрен борчыган темага мөрәҗәгать тапшыра, шулай ук аның буенча кабул ителгән карарларны күзәтә ала. “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасының хәбәрдарлыгы һәм ачыклыгы, хәбәрне тапшырган вакыттан алып анда күтәрелгән проблеманы хәл кылуга кадәр, күзәтеп тору мөмкинлеге бирә.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнештә йөртү өлкәсендә закон бозу фактлары турында дөрес мәгълүматлар тапшырган гражданнарның матди бүләкләнүе хакында искә төшерә.

Алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозу турында мәгълүматлар урнаштыруның бернинди дә кыенлыгы юк: моның өчен Татарстан Республикасы дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында (uslugi.tatarstan.ru) шәхси кабинетта теркәлеп, “Халык контроле” бүлекләренең берсендә, фотосурәте белән (фотосурәтнең булуы – мәҗбүри таләпләрнең берсе, кагыйдә буларак, мөрәҗәгать итүче фикеренчә, закон бозуга юл куелган сәүдә объектының фотосурәте) закон бозу турында хәбәр генә урнаштырырга кирәк.

 

Фото http://vr-vyksa.ru сайтыннан  алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги:

2
X