Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Авыртмаган башка – тимер тарак

Кесә телефоным шалтырый, таныш түгел номердан бик ягымлы тавыш исемем белән эндәшә. Мине матурлык салонына чакыруы икән, битемне матурлатып, массаж ясап, яшәртеп кайтарып җибәрергә ышандыра болар. Иң кызыгы шунда: әлеге хезмәт бөтенләй бушлай күрсәтелә. Мондый тәкъдим белән бер генә шалтыратмадылар, барыбер, вакытым юклыкка сылтап, бармыйм, дип җавап бирдем. Никтер күңел...

Кесә телефоным шалтырый, таныш түгел номердан бик ягымлы тавыш исемем белән эндәшә. Мине матурлык салонына чакыруы икән, битемне матурлатып, массаж ясап, яшәртеп кайтарып җибәрергә ышандыра болар. Иң кызыгы шунда: әлеге хезмәт бөтенләй бушлай күрсәтелә. Мондый тәкъдим белән бер генә шалтыратмадылар, барыбер, вакытым юклыкка сылтап, бармыйм, дип җавап бирдем. Никтер күңел тартмады.
Миңа гына түгел, танышларыма да шалтыратулар күп булды, тик беребез дә бу капкынга эләкмәдек, бушлай сыр тәбәдә генә булуын яхшы беләбез анысы. Беркөнне редакциябезгә Лилия исемле бер сөйкемле генә ханым килеп керде. Аның газета укучыларга җиткерәсе килгән сүзе бар иде.
Лилия Мөхетдинова - Яшел Үзән кызы, өч бала әнисе. Белгечлеге буенча филолог, музыка училищесын тәмамлаган, консерваториягә дә кергән, тик гаилә кору сәбәпле, тәмамлый алмаган.
5 март көнне Лилиянең кесә телефоны шалтырый. Матурлык салонына чакырулары, имеш, дус кызы Лилиягә бәйрәмгә бүләк ясаган, телефон номерын да ул биргән. Кемлеген генә әйтергә кушмаган, янәсе, сер булып калсын. Һәм трубканың теге ягында сандугач кебек сайраучы ханым белән 6 мартка сәгать иртәнге унга Космонавтов урамында урнашкан бинада, матурлык салонында очрашырга дип сөйләшеп тә куйганнар. Үзе белән пас­портын да алырга кушканнар.

(Язманы тулысынча газетабызның 22нче саныннан укый аласыз).

Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев