Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яңгыр һәм яшен булу ихтималы бар

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразларына караганда, бүген - 2 июньдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм яшен булу ихтималы бар.

Бүген көндезге һава температурасы Татарстан районнарында уртача 27-32 градус булачак. Аеруча көньяк һәм көньяк-көнбатыш районнарында кызу булачак.

Казанда көндез 30-32 градус эсселек көтелә.

3 июньгә каршы төндә барлык районнарда да диярлек яңгыр явачак. Яшен һәм көчле җил чыгу, боз яву ихтималы бар. Һава температурасы 15 градус җылы булачак.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев