Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ябыгасың килсә – аша!

Кышкы калын пәлтәләребезне салдык һәм җиңеләеп калдык. Яз җиткәч күңелләр яшәреп киткәндәй була, шуңадыр, тыштан да нәфисрәк күренәсе килә...

Суыкларда өшемәс өчен бераз җыйган «запас»лардан арыну теләге туа. Шул уңайдан ярдәмгә килердәй берничә продукт тәкдим итәбез, ашап ябыгыгыз, җәмәгать!
1.Күкәй. Әгәр дә иртән йомырка ашарга яратмыйсыз икән, көндезге яки кичке менюга кертегез.
2.Тозлы кәбестә. Аны ит, балык һәм бәрәңге ризыкларына өстәп куллана аласыз.
3.Суда яки кабыгы белән духовкада пешкән бәрәңге. Уртача зурлыктагы бер бәрәңге (1500 миллиграм калий, 6 гр аксым һәм калориясе 300дән дә азрак) бер кисәк ит, яшелчәләр яки майсыз сыр - менә дигән иртәнге аш.
4.Йогырт (майлылыгы 2%тан артмасын).
5.Артишок. Артишокны әйтерсең артык авырлыктан котылу өчен махсус уйлап тапканнар! Ул клетчатка чыганагы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев