Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яңа Турада мәчет төзиләр

Яшел Үзән районында кырык сигезенче мәчет Яңа Тура бистәсендә төзелә.

Әлеге торак пунктта иман йортын күптән сорыйлар инде, чөнки биредә яшәүчеләр һәм алар арасында дин тотучылар арта бара. Бистә зурая, өйләр төзелә, балалар туа, ә ислам кануннары буенча никах, исем кушу, соңгы юлга озату йолаларын башкарыр урын юк.

- Халык якындагы мәчетләргә мөрәҗәгать итә, ә хәзрәтләр барысын да үтәргә өлгерми, аларның торак пунктларында да халык күп, - дип раслый мәчет имам-хатыйбы Илгизәр хәзрәт Халиков. - Шуның аркасында дин тотучылар бу урында гыйбадәт йортын төзүләрен сорадылар. Безнең барлык йолаларыбыз да анда үтәлер, иншаАллаһ.

Рухи объект төзелешенә сигез миллионга якын акча тотылачак. Проект буенча, корылманың мәйданы якынча 150 квадрат метр, манараның биеклеге 21 метр. Бүгенгә цоколь катының гидроизоляциясен ясадылар, икенчесен күтәрәләр, тиздән бетоннан идән коячаклар. Җирле халык һәм меценатлар, кемнәр акчалата, кемнәр төзелеш материаллары белән ярдәм итә. Мәчет төзелешен һәр төрле ярдәм - саваплы эш.

- Эш тиз бара, сентябрьдә фундамент салынды, хәзер инде бинаны төзеп бетерәбез, - дип сөйли төзүче Раил Сираҗиев. - Кирәк нәрсәләрнең барысын да тиз китерәләр, тоткарлыклар юк.

Урын Луговой урамында бирелгән, дини корылма табигый ландшафтка туры килеп тора. Территория тагын да матурая, якындагы күлне иганәчеләр акчасына чистартырга планлаштыралар. Проектта - парк, балалар һәм спорт мәйданчыклары. Яңа мәчеттә беренче азан апрельдә, Рамазан бәйрәмендә яңгырар дип планлаштырыла.

Рүзия Дәүләтшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев