Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Яңа Тура Технополисы» директорына рәхмәтләре чиксез

Районыбыз халкы «Яңа Тура» күмәртәләп сату комплексын үз итә. Гадәти көннәрдә дә, бәйрәмдә дә халык яратып йөри бу «Тура» дип аталган сәүдә ноктасына. Биредә Россиянең күп төрле милләте сәүдә итә, үзара аңлашып, дустанә эшлиләр.

Менә шул  меңнәрчә эш урыны булдырган «Яңа Тура»ның,  кем әйткәндәй, хуҗасы бик игелекле, ярдәмчел кеше.  «Ел хатын-кызы» республика конкурсында да «Ир-ат – игелекле йөрәк» номинациясендә җиңү яулады.   Районыбызның сәләтле балаларына  ярдәм итеп тора. Узган ел иң яхшы ун укытучыны Санкт-Петербургка юллама белән бүләкләде. Безнең «Яшел Үзән» дуслары арасында Андрей Викторович та бар.  
«Яңа Тура Технополисы» («Барсил») генераль директоры Андрей Мишурный быел кабат «Дусларыңа, туганнарыңа подписка бүләк ит» акциясендә катнашты. Аңа рәхмәтләр яудырып 47 райондашыбыз 2018 елның яртыеллыгында «Яшел Үзән» газетасын укыячак. Матур гамәлләр кылу өчен милләтләр төрлелеге киртә түгел, иң мөһиме – кеше булу.    

Марат Хәялетдинов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: добродеятель