Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яңа сезон – яңа квитанцияләр

Яңа квитанцияләрдә нәрсә үзгәрә һәм Яшел Үзәннең һәр йортына диярлек куелган гомуми исәпләү җиһазы исәбенә ничек экономияләргә була.

Яшел Үзәннең җылылык предприя­тиесе проектны тормышка ашыру - Яшел Үзәннең күп фатирлы йортларга гомуми йорт исәпләгечләре кую өчен инвестор буларак «Ростелеком» ПАО җәлеп итте.
- «Ростелеком» ПАО акчасына Яшел Үзәннең 86 йортына гомумйорт исәп­ләгечләре куелды инде, - дип сөйли «Ростелеком»ның сату бүлеге җитәкчесе Вадим Бобров. - Алар барысы да бүгенге көнгә файдалануга әзер. Сентябрь өчен түләүләр квитанциясендә исәпләгеч бәясе һәм аны кую бәясе күрсәтелгән юл барлыкка киләчәк. Милекчеләргә сайларга мөмкинлек бирелә: алар бу сумманы бер тапкыр түли ала яки, 5 елга сузып, ай саен. Барлык сумманы берьюлы түләгән очракта күрсәтелгән сумманың 25тән алып 30 процентына кадәр экономияләргә була. «Ростелеком» ПАО урнаштырган гомуми йорт исәпләгечләре куелган йортларда узган җылылык сезонында экономия 12 миллион сум тәшкил итте.
40 күп фатирлы йортлар, моның файдалы икәнлеген чамалап, энергия белән тәэмин итүче предприятиене көтеп тормыйча, ОДПУны үз йортларына үзләре куйды. Шулай итеп, Яшел Үзәннең техник мөмкинлеге булган барлык күпкатлы йортлары гомуми йорт исәпләгечләре белән тәэмин ителгән. Исәпләүләре буенча ОДПУ куелган кайбер йортларда экономия 28 процентка кадәр җитә.
Һәм кабат без - пилот.
Кем булсын инде тагын?!
ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә 47 шәһәр һәм район мәгълүмати-исәп үзәкләре базасында «Бердәм республика исәп үзәге» оеша. Республика Яшел Үзәнне пилот проектны тормышка ашыру өчен сайлап алды.
«Татэнергосбыт» акционерлык җәмгыяте директоры киңәшчесе Марат Минибаев сүзләренә караганда, нәкъ менә шушы оешма реструктуризация белән шөгыльләнәчәк тә инде, яңалыкның төп максаты - идарәче компанияләрне әйләнеп үтеп, йортта яшәүчеләр һәм коммуналь хезмәтләр бирүчеләр арасында турыдан-туры мөнәсәбәтләр урнаштыру.
Октябрьдән яшел үзәнлеләр өчен бердәм квитанцияләр тагын үзгәрә. Бүгенге көндә «Торак фондын тоту» статьясы, ә анда Яшел Үзәндәге ИРЦны тоту керә, республикада иң түбәне. Республика исәп үзәген оештыру яшел үзәнлеләрнең шушы статья буенча чыгымнарын артуына сәбәп булуы бар. Әмма Марат Фәйз­рахманович, бәлки, әле артмастыр, дигәнрәк фикер белдерде. Күп кенә процесслар, мәсәлән, бурычлылар белән эшләү, автоматлаштырылачак, ә бу шактый экономия дигән сүз.
Белешмә өчен: федераль законга ярашлы рәвештә 2013 елның июленә кадәр күпкатлы йортларда яшәүче милекчеләрнең җылылык энергиясен исәпләүче җиһазны үзләренә куярга мөмкинлеге бар иде. 2013 елның июленнән әлеге бурыч ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларга йөкләнде.
Илсөя Завилейская
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев