Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Өй җыештырганда музыка тыңлауның файдасы бар (КИҢӘШЛӘР)

Өй җыештыруны тизләтү өчен түбәндәге киңәшләрне истә тотыгыз:

бу эшне иң ерак бүлмәдән башлагыз, иң соңыннан бәдрәф белән ванна бүлмәсен юыгыз.

Тәрәзәләр "тирләмәсен" өчен аны глицерин белән сөртегез.

Көзгене чи суган белән чистартсаң, аңа чебеннәр утырмаячак.

Раковинада су тыгылмасын өчен вакыт-вакыт аңа ике-өч литр кайнар су агызыгыз. Ул труба эченә утырган майны эретә.

Газ плитәсен ашарга пешергәч үк сөртеп алырга гадәтләнегез.

Лакланган һәм полировкаланган мебелҗне коры чиста чүпрәк белән сөртегез. Иң яхшысы - фланель.

Линолеум җәелгән идәнне кайнар су һәм составында сода булган порошок белән юарга кирәкми.

Паркетны юарга кирәкми, дымлы чүпрәк белән сөртеп кенә алыгыз.

Суыткычта ят исне активлаштырылган күмер бетерә.

Ванна белән раковинаны бер-бер артлы кайнар һәм салкын су белән юмагыз - эмаль ярылырга мөмкин.

Хрусталь савыт-сабаны кайнар су белән юмагыз.

Тәрәзә юа торган суга бераз гына марганцовка салыгыз, пыяласы ялтырап китәр.

Өй җыештырганда музыка тыңлагыз, вакыт та тиз уза, кәеф тә күтәренке була.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев