Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз Габдерәкыйпов: «Балаларга әни назы җитми»

Җырчы Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз Габдерәкыйпов белән әңгәмә укырга тәкъдим итәбез.

- Илгиз, хәлләрегез ничек? Балалар үсәләрме?
- Балаларым үсәләр. Кәрим балалар бакчасына йөри. Кәмилә әни белән өйдә. Аңа 22 апрель көнне яшь тә дүрт ай булды. Бервакыт, әни арыгач, бала караучы яллаган идек. Хәзер әни яңадан бала тәрбияләү бурычын тулысынча үз өстенә алды.
- Кәрим әнисен еш исенә төшерәме?
- Юк, хәзер элеккечә түгел инде. Барын да аңлый. Әлбәттә, аңа кыен, ямансу, әни назы, әни кочагы җитми... Мин моны күрәм һәм яхшы аңлыйм. Кәрим әнисенең бүтән кайтмаячагын белә. Беркөнне караңгыда урамга чыктык та улым: «Әти, ул йолдыз - әни һәм ул безгә карап тора», - ди.
Мин эштә булганда «ватсап» аша аралашабыз. Әлегә хәреф белми, шуңа да аудиоязмалар, фотолар җибәрешәбез. Нинди тәм-том яки уенчык кирәк икәнен әйтә, мин, әлбәттә, аны кире какмыйм.
- Кәрим белән Кәмиләнең мөнәсәбәтләре ничек?
- Сеңлесе өчен җан атып тора. Иртән уяну белән, аның янына кереп уйный. Кәмиләсе дә абыен күрү белән көлә башлый. Балаларым исән-сау гына булсыннар. Алладан бары тик шуны гына сорыйм.
Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев