Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Волжск – Яшел Үзән юлындагы фаҗигадә бер кешенең гомере өзелгән

24 гыйнварда Волжск - Яшел Үзән юлының 7нче чакрымында юл фаҗигасе чыгып тагын бер кешенең гомере өзелгән.

Якынча мәгълүматларга караганда, "Шкода Октавия" автомобилен йөртүче Новочебоксарскида яшәүче 40 яшьлек ир юл тизлеген арттырып һәм метеорология шартларын исәпкә алмыйча машинасын каршы юнәлешкә чыгарган һәм каршыдан килгән "Рено Дастер" белән бәрелешкән.

ДТП чыгып, "Рено Дастер" йөрткән Питрәч районында яшәүче 53 яшьлек ир шул урында ук алган җәрәхәтләреннән һәлак булган. Ә пассажиры - Йошкар-Олада яшәүче 58 яшьлек хатынны Яшел Үзән дәваханәсенә китергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев