Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ҖӘВИТ ШАКИРОВ «ТНВ»ДА НИНДИ ТАПШЫРУ АЛЫП БАРАЧАК?

Җәвит Шакиров тамашачыларга юмор остасы һәм җырчы буларак кына түгел, ә телевизион алып баручы буларак да билгеле шәхес. Күптән түгел ул ТНВ каналында «Башваткыч»ны алып барган иде, ә хәзер шул ук телеканалда «Җәвит-кәмит» дигән яңа тапшыру алып барачак. Яңа телепроект нәрсәдән гыйбәрәт? Җәвит абыйның үзеннән сораштык.

– Җәвит абый, тиздән яңа тапшыру алып бара башлыйсыз икән.
–  Әйе, бик кызыклы юмористик тапшыру булачак. Анда 4-5 кызыклы рубрика. Мәсәлән, шуларның берсе – матбугатта чыккан яңалыкларга кызык­лы комментарийлар бирү. Ютубтагы көлкеле видеоларга да күз салачакбыз. Тапшыруга килгән кунаклар да юмор хисле, шаяра белергә тиешләр. Шундыйларны гына чакырачакбыз. Тапшыру сценарий буенча бармый, анда гел импровизация булачак. Кыскасы, бик җиңел, тамашачы ярата торган тапшыру булачак.
– Ә ник «Башваткыч»ны калдырып киттегез? Ул тапшыру да сезгә бик килешә иде бит!
– Мин бертөрлелекне яратмыйм. «Кабатланулар башланса, шундук китәм», – дип, ул эшне башлаган вакытта ук әйткән идем. Яшьләргә калдырып киттем, рәхәтләнеп эшләсеннәр!
Әмма «Башваткыч»ны сагынам дип әйтә алмыйм. Көн дә баш ватып йөрибез болай да! Гастрольләрдән кайтып та кергән юк. Әмма заманында «Башваткыч»ның рейтингы бик югары иде. «Җәвит-кәмит»неке дә шулай булыр дип ышанам.
–  Импровизация булгач, авыр түгелме? Дубльләр еш кабатланамы?
– Юк, мин туктатканны яратмыйм. Бер төшерә башлыйбыз икән, ахырына кадәр! Юморны кабатлап, тиешлечә дәрәҗәдә җиткереп булмый. Ул беренче дубльдән эшләнә торган әйбер.
Гомумән, минем теләгем – тапшыру матур итү. Тамашачылар ТНВ каналын ачып, тәнкыйтьләрлек булмасын. Бездә дә төрлелек бар, бездә дә рәхәтләнеп карый торган, туган телдә чыккан тапшырулар бар һәм булырга тиеш.
– Ә ТНВ Сезгә эш хакы түлиме соң?
–  ТНВга мин телеканалны яраткан өчен барам, ә акча өчен түгел.  Эшемне күрсәтим әле, аннары түләрләр. Әйбәт итеп эшләсәң, бәясе дә әйбәт була аның. Ансы өчен борчылмыйм. Андый гадәтем дә юк.
– Уңышлар Сезгә, Җәвит абый!
– Рәхмәт!


Зоя Солошина.
«Шәһри Казан»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: