Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ВИЧ-инфекция кочаклашканда йокмый

Кешелекне куркытып торган һәм соңгы елларда артып барган авыру - СПИДны китереп чыгарган ВИЧ-инфекциядән саклану бик мөһим.

ВИЧ йоктыру ысуллары берничә: сакланмаган җенси контакт юлы белән, зарарланган донор каны салганда, инфекция эләккән энә аша, күк­рәк сөте белән имезгәндә.
Тәртипсез җенси элемтәгә керүчеләрнең, наркотикларны венага ясаучыларның авыру йоктыру куркынычы башкаларга караганда зуррак.
ВИЧ йокмый: кул бирешкәндә һәм кочаклашканда, тир һәм күз яше аша, ютәлләгәндә һәм йөткергәндә, уртак савыт-сабадан кулланганда, сөлге һәм урын-җирдән, бәдрәфләрдән һәм ванна бүлмәләреннән файдаланганда, бассейн­нарда һәм сулык­ларда коенганда, җәмәгать урыннарында, хайваннар һәм бөҗәкләр тешләгәндә.
ВИЧ йоктырудан ничек сакланырга?
Беренче киңәш: бервакытта да наркотиклар кулланмагыз һәм наркотиклар кулланучылар белән җенси элемтәгә керүдән тыелыгыз - инъекцион наркотик кулланучылар арасында ВИЧ инфекциялеләр аз түгел. Еш кына яшьләр наркотикны беренче ясаудан ук йоктыра!
Икенче киңәш: бер-берегезгә тугры булыгыз - кайвакыт ВИЧ һәм башка җенси юл белән күчә торган авыру йоктыру өчен «читтә» бер җенси мөнәсәбәт тә җитә!
Өченче киңәш: әгәр дә партнерыгызның сәламәтлегендә шикләнәсез икән, шәхси саклану чаралары күрегез. Әлбәттә, барысы да кешенең тәртибенә бәйле, әмма презервативтан баш тартырга ярамый. Партнерыгыз белән бергә ВИЧка тест узыгыз!
ВИЧ-инфекциягә кайда һәм ничек тикшеренергә була?
Бу хокук һәр гражданга бирелгән, моның өчен яшәү урынының кайда булуына карамастан, процедура кабинеты булган дәвалау-профилактика учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Болардан тыш, теләгән кеше Яшел Үзән район үзәк дәваханәсе поликлиникаларында яшәү урыны буенча һәм шулай ук Казанның Вишневский урамындагы 2а йортында урнашкан СПИД үзәгендә тикшеренү уза ала.
ВИЧ-инфекция буенча консультацияләр ышаныч телефоны аша да бирелә: (843) 238-40-70, «РЦПБ СПИД и ИЗ МЗ РТ» ГАУЗ.
Әлфия Зыякаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев