Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Вертолетлар һәм корабльләр Сочи янында самолет егылып төшкән урынны эзли

Кара диңгез акваториясендәге эзләнүләргә диңгез флоты белән авиация дә кушылды. Алдан хәбәр иткәнчә, самолет Кара диңгез өстендә маневр ясаганда радарлардан югала.

"РИА Новости" мәгълуматларына караганда, югалган очкычны җиде диңгез корабы эзли. Әлеге самолет пассажирларының күбесе Россиянең иң зур Александров исемендәге академия сәнгать коллективы әгъзалары. Һәлак булган музыкантлар Сириядәге хәрбиләр каршында яңа ел концерты белән чыгыш ясарга тиеш була. Александров исемендәге ансамбль артисты Ту-154 һавага күтәрелергә берничә минут кала, рейстан алына. Җырчы Роман Валутов, бәхетенә каршы РФ Миноборона очкычы бортына паспортының срогы чыгу аркасында бортка кертелми. - Таможня узганда миңа: "Сез нәрсә, бездән көләсезме әллә? Сезнең паспорт инде июльдә үк гамәлдән чыккан!" - диләр. Шуннан соң бераз көтәргә куштылар һәм самолет очарга берничә минут кала очмаячагымны тәгаенләделәр. Өемә кайтып киттем. Таңгы дүртенче яртыда "син исәнме" дип шалтыратулар башланды, - дип сөйли Роман Валутов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев