Васильево кадетлар мәктәбендә тикшерү узды
Татарстанда балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина һәм Дәүләт советы председателе урынбасары Татьяна Ларионова безнең районга тикшерү белән килде.
Алар Васильево бистәсендә кадетлар мәктәбендә булды, гражданнарны кабул иттеләр һәм балигъ булмаганнар эше буенча комиссия утырышында катнаштылар. Кызганычка, кагыйдә бозулар аз түгел. Иң күп тәнкыйть табасына эләккәне - кадетларны ашатуны оештыру проблемасы булды. Шулай ук, социаль - аяныч хәлдәге гаиләләр һәм балалар белән профилактик эш алып барышы да игътибар үзәгенә алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев