Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ут күрше

Туган авылым урамын Кабат-кабат урадым. Баш очымда кош сайрады - Бәхетемә юрадым. Уты сүнсә, кергән күршесенә... (Күршенең дә булган төрлесе), Булган аның якыннардан якын, Ут алырга кергән кешесе. Наҗар Нәҗми. Элек заманнарда мич кабызырга ут кирәк булса, кергән күршесенә... Минем күршеләрем - Марат һәм Гөлнур Гыймадиевларның йөзләрендә балкыган ягымлы караш...

Туган авылым урамын
Кабат-кабат урадым.
Баш очымда кош сайрады -
Бәхетемә юрадым.
Уты сүнсә, кергән
күршесенә...
(Күршенең дә булган
төрлесе),
Булган аның
якыннардан якын,
Ут алырга кергән кешесе.
Наҗар Нәҗми.
Элек заманнарда мич кабызырга ут кирәк булса, кергән күршесенә...
Минем күршеләрем - Марат һәм Гөлнур Гыймадиевларның йөзләрендә балкыган ягымлы караш һәркемгә дә җитәрлек. Йөрәгемдә минем утым беткән, сүнгән чакларда утны шушы күршеләремнән алам. Күңелләре сау кешелеклелек уты белән тулган аларның. Марат белән Гөлнур бер егет, бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Икесе дә үзләре кебек тырыш, икесе дә тәртипле булып үстеләр. Рәдис армия сафларында хезмәт итеп кайткач өйләнде дә әти- әнигә онык бүләк иттеләр. Ә кызлары Энҗе Яшел Үзән шәһәренең медицина көллиятен тәмамлап кешеләрне дәвалый. Авылда кешенең нинди борчуы бар, кемгә нинди ярдәм кирәк, Марат янына киләләр. Күптән түгел, кышын күршебез Камил Мөхәммәтҗанов Волжск шәһәрендә вафат булган иде. Аны туган авылы Бәчеккә алып кайттылар. Марат трактор белән авыл урамнарын, авылдан зиратка бара торган юлларны кар катламыннан чис­тартты. Волжск шәһәреннән җиңел машиналарда кайтучылар Камил абый белән хушлашуда кыенлыклар күрмәде. Ә Гөлнур зираттан эшне тәмамлап кайтучы уннан артык кунакны кайнар ашлар, төрле нигъмәтләр белән сыйлады, күршесе Камил абый хөрмәтенә сәдакалар, яулыклар өләште. Туганнары булмаса да, күршене соңгы юлга зурлап озатты Гыймадиевлар гаиләсе. Күршедә яки авылда берәр кайгы бар икән, иң беренче ярдәмгә Марат Гыймадиев килеп җитә. Гөлнур белән Марат кебек күршеләрем белән горурланып шуны әйтәм: «Без алар белән ут күрше, без - ут күршеләр».
Рәшит Сабиров.
Бәчек

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X