Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ут белән суга бәя арта

1 гыйнвардан башлап, Россиядә һәр өченче фатирда электр уты белән суга бәя 50 процентка арта. Бәя арту үзендә файдаланылган ресурс күләмен санагыч прибор, ягъни счетчик куйдырмаганнарга кагыла, дип яза «Татар-информ», «Российская газета»га сылтама белән.

Россиялеләр бәя күтәрелүне гыйнвар азагында, квитанцияләр алгач сизәчәк.

Счетчигы булмаган фатир хуҗалары штраф түләячәген хөкүмәттәгеләр күптән кисәтеп куйган иде. Былтыр таләпкә колак салмаганнарның түләү квитанцияләрендә куллану нормативы 1,4 коэффициентка артыграк язылган, әмма бу сизелерлек нәтиҗә бирмәгән.

2017 елдан җәза чарасы катгыйлана - 1 гыйнвардан коэффициент 1,5кә кадәр үсә, ягъни фатирда су һәм электр энергиясен исәпләү приборлары булмаса, шушы хезмәтләр өчен түләү суммасы 1,5 тапкырга (ягъни 50 процентка) арта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X