Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Урыссуда яшәүчеләрнең, ике контурлы казан куйдыргач, фатирга түләве кимегән

Шәхси җылыту җиһазын урнаштыруга 2400 кеше гариза биргән.

Урыссу бистәсенең 800 фатир хуҗасы фатир өчен түләүләре кимүен сизгән. Бу хәл Урыссу бистәсен республика программасы буенча альтернатив җылылык чыганагы - ике контурлы казаннар куйгач күзәтелгән. Алар - фатирларын шәхси газ җиһазы белән җылытуга алдан гариза биргән фатир хуҗалары. Шулай икәнен шәһәр тибындагы бистәдә булып кайткан "Татар-информ" журналисты да инана алган."Безнең гаилә өчен сизелерлек ярдәм булды. Моңа кадәр без ай саен коммуналь түләүләргә 7 мең, кайчак күбрәк тә акча тота идек. Җылылык кыйммәткә төшә иде. 5 меңгә якын ягулык өчен түли идек - бу кесәгә шактый нык суга иде. Хәзер без казан урнаштырдык. Ялганламыйм, түләүләр хәтта ике тапкырдан да түбәнрәккә чыкты. Без тулы ай яктык, түләү безгә 3 меңләп килде, бу сизелерлек ярдәм", - дип сөйләде бистә үзәгендәге өч бүлмәле фатир хуҗасы.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X