Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Урам күгәрченнәре безнең дусмы әллә дошманмы?

Күгәрченнәр,әлбәттә, матур кошлар. Ак күгәрченнәрне чисталык һәм тынычлык билгесе буларак төрле вакыйгалар уңаеннан очыралар. Кайберәүләр аларны яратып өйләрендә асрый, үрчетә. Әмма шәһәр урамнарында көннән-көн арткан, яшәүчеләргә йөрер­гә комачаулаган күгәрченнәр белән нишләргә? Аларны берәүләр ашата, икенчеләре сукранып туя алмый.

Яшел Үзәндә күгәрченнәр күпләп стихияле рәвештә шәһәр базары янында туплана. Халык та күп, күгәрченнәр дә. Халык күп йөргәч, «кешелекле» күгәрчен ашатучылар табылып кына тора. Ә бу кошлар моны ярата, тиз ияләшә, берәүдән дә курыкмый. Нәтиҗәсе хәзер күз алдында: «күгәрчен» проблемасы кабыргасы белән тора. Әмма шәһәрдә аның белән шөгыльләнүче генә юк. Чөнки аны проб­лема буларак күрмиләр. Көрәшүчесе булмагач, бу канатлы дуслар безнең өстән йөри. Ярый әле өстән йөреп кенә калсалар.
- Кошлар, бигрәк тә күгәрченнәр вирус авыруларын тарата алалар (орнитоз авыруы, кош гриппы, гельминтоз), - дип аңлата Яшел Үзән ветеринария дәваханәсенең табиб-эпизоотологы Сергей Мухин. - Тикшерүләр күрсәтүенчә, безнең шәһәрдә күгәрченнәрдә авыру очраклары теркәлмәде, әмма бу аларны үрчетергә кирәк дигән сүз түгел. Бигрәк тә базар яны территориясендә. Алар кешеләргә йөрергә уңайсызлык тудырудан тыш, тирәлекне нык пычрата. Сәүдә нокталары, кошчылык предприятиеләре янында күгәрченнәр үрчү зур икътисади зыян китерергә мөмкин. Кош гриппы таралса, бөтен тавык-чебешне юкка чыгарырга туры киләчәк. Шуңа күрә андый предприятиеләр яннарында хәзер күгәрченнәрне куркыта торган сигнализаторлар куялар. Күгәрченнәр үрчүгә юл куелмый.
Белгечләр аңлатуынча, урам күгәрченнәре бик күп авыру күчерүчеләр булып тора. Шулар арасында иң куркынычы - орнитоз. Орнитоз кошлар белән турыдан-туры элемтә барышында гына түгел, ә алар куптарган тузан аша да күчәргә мөмкин. Орнитоз китереп чыгаручылар канга эләккәч алар бөтен организм буенча таралып, күп очракта талак белән бавырны зарарлыйлар, баш миенә дә тәэсир итүләре бар. Өстәвенә, аңа диагноз куюы да бик авыр. Чөнки ул гадәти вирус инфекция­се кебек башланып китә.
Урам күгәрченнәре балалар өчен аеруча куркыныч. Аллергия авырулы кешеләргә урамнарда теләсә-ничек үрчегән, теләсә нәрсә ашаган күгәрченнәрдән бөтенләй дә читтә йөрергә кирәк.
Чит илләрдә күгәрченнәр үрчүгә каршы көрәш алып барылса да, Россиядә ул юк дәрәҗәсендә. Шуңа күрә кеше күп йөри торган урыннарда (базар яннарында, балалар уйный торган мәйданчыкларда) бу кошларны ашатмаска, ияләштермәскә генә кирәк. Үзегезнең сәламәтлеккә төкереп карасагыз да, башкаларныкына зыян китермәскә иде. Мәйдан уртасына чыгып, кош ашату ул әле кешелеклелек билгесен аңлатмый.
Әлфия Зыякаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X