Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Укытучылар көне белән, 5нче гимназия!

Яраткан гимназиябезнең хөрмәтле директоры Нәкыя Чибинова!
Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Укытучылар көне белән тәбриклибез!
Көчегез төкәнмәвен, эшләү дәрте сүрелмәвен, укучыларыгыз белән үзара аңлашу һәм укытучы һөнәренә тугрылык телибез. Һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын. Рәхмәт сезнең сабырлыгыгыз, зирәклегегез, көчле рухлы булганыгыз өчен. Алдагы тормышыгызда сәламәтлек, күңел көрлеге, җан тынычлыгы телибез. Бәйрәм белән!
Иң изге теләкләр белән, IIБ сыйныфы укучылары һәм әти-әниләре.
Хөрмәтле Эльза Мәгъфиевна!
Сезне чын күңелебездән һөнәри бәйрәмегез - Укытучылар көне белән тәбрик итәбез. Сезгә исәнлек-саулык, сәламәтлек, бәхет, шатлыклар, авыр һәм катлаулы эшегездә зур уңышлар телибез. Рәхмәт Сезгә, безнең оныкларыбызны канат астыгызга алып, җил-давыллардан саклаганыгыз, аларны тормышның ямен, тәмен тоя белергә өйрәткәнегез өчен! Без һәм оныкларыбыз Сезне хөрмәт итәбез, яратабыз!
Ихтирам белән, 5нче гимназиянең барлык VII А әби һәм бабайлары исеменнән - Билалова Элвинаның әбисе.
Безне әле быел гына үзенең ышанычлы канатлары астына алган, әмма шушы бер ай эчендә ихтирамыбызны һәм мәхәббәтебезне яуларга өлгергән сыйныф җитәкчебез Галиуллина Фәридә Равил кызын һөнәри бәйрәме - укытучылар көне белән ихлас котлыйбыз!
Телибез без саулык, озын гомер,
Шәхси бәхет, дөнья рәхәтен.
Шәкертләрнең тырыш,
инсафлысын,
Яхшы гамәл, Ходай рәхмәтен!
Шулай ук, әлеге үзенчәлекле дата уңаеннан 5нче гимназиябезнең барлык педагогларын да тәбрик итәбез! Мактаулы һәм катлаулы хезмәтегездә зур уңышлар юлдаш булсын, сәламәт һәм шат яшәгез.
Зур хөрмәт белән, 5нче гимназиянең I А сыйныфы укучылары һәм әти-әниләре.
5нче гимназия укытучылары Айгөл Гатауллинага һәм Рамилә Бикмуллинага!
Хөрмәтле укытучыларыбыз!
Сез - безнең иң кадерлеләребез, үрнәк алырлык кешеләребез. Биргән белемнәрегез, үгет-нәсихәтегез, төпле киңәшләрегез безгә дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Үзегезгә дә укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын. Атачак таңнарыгыз - аяз, туасы көннәрегез - кояшлы, төннәрегез - тыныч, сәламәтлегегез нык булсын.
Бар гомерне җитәр яктыртырга,
Сез кабызган утның яктысы.
Нурга күмсен иде гомерегезне
Безнең гомернең дә балкышы.
Иң изге теләкләр белән, II Б сыйныфы укучылары һәм әти-әниләре.
Яраткан укытучыбыз - класс җитәкчебез Зөлфирә Үрнәк кызы Сәлахованы чын күңелебездән Укытучылар көне белән котлыйбыз.
Башлангыч сыйныфтан ук безнең балаларыбызга төп­ле белем бирәсез, телебезне, милләтебезне яратырга өйрәтәсез. Безнең балалар сезнең үрнәктә Чын кеше булыр дип ихлас күңелебездән ышанабыз. Чөнки Сезнең кебек, милләтебезгә хас асыл сыйфатларны туплаган, бөтен барлыгын биреп милләт дип янып йөрүчеләр хәзер сирәгрәк. Аларның күбесе татар гимназиясендә белем бирә. Шулай ук бүгенге көндә балаларыбызга белем бирүче калган барлык укытучыларны да һөнәри бәйрәме белән котлап, иҗади уңышлар телибез. Сәламәт булыгыз, балаларыбыз Сезнең кәефне бервакытта да төшермәсен, киресенчә, зурдан-зур уңышларга ирешеп, шатландырып кына торсын!
Хөрмәт белән, яратып, татар гимназиясенең VI А сыйныфы укучылары һәм аларның әти-әниләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев