Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Төзелеш» программасы буенча ташламалы финанслауга гаризалар кабул итү тәмамлана

1 декабрьгә кадәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Төзелеш» программасы буенча финанс ярдәме алуга заявкалар кабул итә.

Әлеге программа кысаларында идарәче компанияләргә һәм сәнәгать парклары резидентларына инженерлык инфраструктурасын, биналарны һәм корылмаларны төзүгә, модернизацияләүгә һәм (яисә) реконструкцияләүгә 30 млн сумга кадәр займнар бирелә (Татарстан Республикасы Гарфонды гарантиясе белән 50%ка кадәр). Микрофинанс продуктының срогы - 1дән 5 елга кадәр, төп бурычны 12 айга кичектереп торырга мөмкин.

Микрозайм алу өчен Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондына түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк: Казан шәһәре., Петербург ур., 28 й., районнарда ФПППның төбәк вәкилләренә. Консультацияне кайнар линия телефоны: (843) 524-90-90-90 буенча алырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, "Төзелеш" программасы агымдагы елның августында кабул ителгән өстәмә ярдәм чаралары пакетына керде һәм милли күрсәткечләргә ирешүгә юнәлдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев