Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Туй мәҗлесе вакытында кинәт кенә кәләш вафат булган 25 яшьлек кызга үз туенда анафилактик шок булган

Мәскәүдә 11 июльдә ресторанда туй мәҗлесе вакытында фаҗига була. 25 яшьлек кыз үз туенда үлеп китә. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Кәләш үзен начар хис итә башлагач, ашыгыч ярдәм чакыралар. Урынга килгән табиблар кәләштә анафилактик шок булуын ачыклый.

Аңа ярдәм итү өчен реаниматологлар төркемен чакырталар. Ләкин реанимация гамәлләре нәтиҗә бирми һәм кәләш үлә.

«Табибларның ике төркеме тырышуга карамастан, 25 яшьлек кәләш вафат була», диелә хәбәрдә.

«Кыз Александра исемле булган. Ул кечкенә чагыннан бирле чикләвекләргә аллергиядән интеккән. Туй банкетына заказ биргәндә кәләшнең туганнары аллергия турында аерым искәрткән. Ләкин соңрак ачыкланганча, өстәлләргә куелган конфетларның составында чикләвек булган. Туганнары сүзләренчә, фаҗигагә кадәр кыз берничә конфет ашаган һәм шуннан соң аның хәле киткән», дип хәбәр итте «Московский комсомолец» сайты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев