Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Туристлар маршрутында - Кече Шырдан

Каюм Насыйринын туган авылы Кече Шырданда республикабызның районнарыннан жыелган география укытучылары кунакта булып киттеләр.

"Шүраледә кунакта" дип исемләнгән экскурсия үз эченә Каюм Насыйри исемендәге мәчетне,Тал чишмәсен,Каюм бабайның коесын күрсәтүне алган иде. Авыл клубы эчендә районыбызның шәхси хуҗалыкларында житештерелгән продукцияне сату оештырылган иде. Бал (Миңнуллина Саимә,Каюмова Мөслимә),Каюм бабай язып калдырган үләннәрдән чәй,кул эшләре,Карауҗа авылы шәхси эшмәкәренең казылыгы куелган иде.Кунакларны клуб эчендә Шүрәле(Хәсәнова Наҗия), Каюмова Мөслимә , Шәрәфутдинов Марат уйнаган гармун тавышына кушылып каршы алдылар. Килгән кунакларны, билгеле инде,Олы Шырданның атаклы ,сөзмәле катыгы белән сыйладык, Каюм бабай коесыннан алынган судан кайнаган кайнар чәй эчердек. Кунакларны каршы алуны Олы Шырдан жирле үзидарә башлыгы Рәис Кәримов оештырды. Килгән кунаклар бик шатланып Шурәле белән фотога төштеләр. Кунакларны җырлап-биеп "Тагын безгә кунакка килегез!", дип озатып калдык.

 

 

Мөслимә Каюмова,

Олы Шырдан китапханәчесе

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: