Тукай да бит сине җырга керткән...
Халык бигрәк тырыш безнең. Бәрәңгене иртә утырта, иртә алып бетерә дә, сентябрь-октябрьдәге кояшлы көннәрдә: «Их, бәрәңгене бераз тотасы калган. Шуның аркасында бәйрәмгә дә чыга алмадык...» - дип, 30 август - ял көннәрендә тирләп-пешеп тиз-тиз бәрәңге алган көннәрен искә төшерә башлый.
Район хуҗалыкларында икенче икмәгебезне игүчеләр юк хәзер. Халык та аны кечкенә бакчаларга гына утырта башлады - бәрәңге сатып баеп булмый, имеш. Булмас! 30ар капчык сатты быел уразлылар. Иш янына куш, дигәндәй, ертыкны ямарга ярап куя бәрәңгедән кергән акча.
Бу кояшлы көннәрдә халык рәхәтләнеп, сөенә-куана бәрәңге ала, ә күңелдә әлеге дә баягы бәрәңгегә мәдхия яңгырый:
Тукай да бит сине җырга керткән,
Бабайлар да мактап сөйләгән.
Бер як та юк сине яратмаган,
Беркем дә юк сине сөймәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев