Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Туган шәһәребезне яратабыз, чистартабыз

Без яшәгән шәһәребезне дә, эшләгән эшебезне дә яратабыз. 14 һәм 21 октябрьләрдә узган шимбә өмәләрен мәдәни мирас тарихы музее директоры Сабина Устинова шундый девиз астында ачып җибәрде.

Аңа ярдәмгә музейның өлкән фәнни хезмәткәре Лилия Әхмәтҗанова, музей гиды Диләрә Егорова да чыкты. Өмәнең берничә сәгате эчендә алар берничә өем коелган агач яфракларын һәм сабакларын җыйды. Аларга шәһәр халкының музей һәм фонтан янында  ташлап калдырган чүп-чар да өстәлде.
Бөтен чүп-чарны алар трактор арбасына төяде.
– Без эшкә шатланып киләбез, горурланып кайтып китәбез, – диде өмәдән соң Лилия Әхмәтҗанова.
Шимбә өмәсендә хезмәткәрләрнең 98 проценты катнаш­ты.  Территорияне җыештыру һәм төзекләндерү эшләре әле дәвам итә.

Ринат Шәрипов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги:

2
X