Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Туган көнең белән, мәктәп!

12 декабрьдә Мирныйның Комаров урамында урнашкан балалар сәнгать мәктәбе 20 еллык юбилеен билгеләп үтте. Шушы уңайдан әлеге сәнгать сараенда (ул чын мәгънәсендә шулай) «Туган көнең белән, мәктәп!» дип исемләнгән искиткеч матур кичә булып узды. Мәктәпне белмәүчеләр сирәк. Мирныйда яшәүчеләр генә түгел, шәһәр балалары да, ара ерак булуга карамастан, сәнгать сараена...

12 декабрьдә Мирныйның Комаров урамында урнашкан балалар сәнгать мәктәбе 20 еллык юбилеен билгеләп үтте. Шушы уңайдан әлеге сәнгать сараенда (ул чын мәгънәсендә шулай) «Туган көнең белән, мәктәп!» дип исемләнгән искиткеч матур кичә булып узды.
Мәктәпне белмәүчеләр сирәк. Мирныйда яшәүчеләр генә түгел, шәһәр балалары да, ара ерак булуга карамастан, сәнгать сараена йөреп, җыр, музыка һәм рәсем ясау серләренә өйрәнә биредә. Тирә-юньдәге матурлыкны ишетә, таный, күрә белергә өйрәнә. Ачылганнан бирле, ике дистә ел дәвамында шулай. Мәктәп яныннан тыныч кына узып булмый. Иртән дә, көндез һәм кич белән дә музыка яңгырап тора: Нәҗип Җиһанов, Александр Ключарев, Җәүдәт Фәйзи, Михаил Глинка, Петр Чайковский, Модест Мусоргский һәм башка бик күп бөек композиторларның әсәрләрен ишетеп, ирексездән, бер мизгелгә туктап, музыканың бөеклегенә хәйран калып, тормышның бөтен вак-төяген онытып, тыңлап торасың. Һәм шушы бөек шәхесләр әсәрләрен, Мирныйда яшәүчеләрнең балалары да өйрәнеп үсүенә сокланып, микрорайонда балалар өчен шундый сәнгать сарае булуына шатлык һәм горурлык хисе кичерәсең.
20 ел дәвамында мәктәпнең музыка һәм рәсем бүлекләрен 1500дән артык укучы тәмамлаган һәм аларның байтагы, мәктәптә алган белемен дәвам итеп, балалар сәнгать мәктәбе директоры Николай Поверенов тантанада билгеләп үткәнчә, Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясендә (КИСИ), Казан дәүләт технологик университетның (КХТИ) дизайн факультетында, консерваториядә, мәдәният һәм сәнгать академиясендә, Идел буе (Казан) федераль университетның музыка факультетында укыган һәм укый. Хәзерге вакытта мәктәпнең музыка һәм рәсем бүлекләрендә 600дән артык малай һәм кыз шөгыльләнә. Укучылары да, укытучылары да, республика һәм, гомумән, Россия күләмендә үткәрелгән төрле иҗади бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулый. Быел да, бик күп бәйгенең җиңүчесе булып, бүләкләр, лауреат исеме алып кайтканнар.
Юбилей тантанасында да күп булды бүләк. Шәһәр башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Рамил Гобәйдуллин мәктәпкә, шулай ук күп еллар дәвамында нәтиҗәле эшләгән бер төркем хезмәт алдынгысына, намуслы хезмәтләре өчен, ихластан рәхмәт белдереп, бүләкләр, төрле дәрәҗәдәге Мактау кәгазьләре тапшырды. Мәктәпнең татар вокал бүлеге җитәкчесе Рәйсә Закирова, «Виола» триосы җитәкчесе, скрипкачы Луиза Давликанова (бу укытучыларның икесе дә быел Алабугада узган кече шәһәрләр иҗат бәйгесе лауреаты), директор урынбасары, танылган музыкант Ирек Минневәлиев Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Аларның укучылары, башта мәктәптә, аннары югары уку йортларында белем алып һәм остазларының эшен дәвам итеп, башкалабызның төрле театрларында, ансамбльләрдә, мәдәният сарайларында уңышлы эшли, сәнгатькә һәм халкыбызга армый-талмый хезмәт итә.
Киләсе елда мәктәпнең фасадына муниципалитет ярдәме белән ремонт ясалачак, җылыту (батареялар) системасы алмаштырылачак дигән күңелле хәбәр дә яңгырады тантанада. Шулай була күрсен. Игелекле укытучылары һәм сәләтле укучылары белән шәһәр данын еракларга тарата торган мәктәпкә бик тә кирәк ремонт.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250