Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Төрле категория сайлаучылар ничек сайлый?

– Кирәк бит, сайлау көнне мин чит илдә булам, диңгез буена гаиләбез белән ял итү өчен юллама алган идек. Безгә ничек сайларга?

– Әгәр сайлау көнне чит илдә булсагыз, чит илдә оешкан сайлау участок ларының берсенә килеп тавыш бирә аласыз. Шулай ук алдан «Госуслуги» порталында, территориаль сайлау комиссиясендә яки күп функцияле үзәктә алдан тавыш бирү турында гариза бирә аласыз. 
– Мин инвалид һәм өйдән чыгып йөри алмыйм. 

– Тавыш бирү теләгегез турында телдән яки язмача якындагы территориаль яки участок сайлау комиссиясенә хәбәр итегез яки бу турыда социаль хезмәткәргә әйтегез. Участок сайлау комиссиясе әгъзалары, гариза яздыру өчен, өегезгә киләчәк. Шунда инде сез сайлау участогына бармый гына тавыш бирергә теләвегез турында хәбәр итә аласыз. Сайлау көнне сезнең өегезгә тавыш бирү өчен күчмә тартма белән сайлау комиссиясе вәкилләре киләчәк.

– Ә беркайда да теркәлмәгән булсам?

– Сезнең тавыш бирү хокукыгыз бар. Үзегез өчен теләсә кайсы уңайлы сайлау участогын сайлагыз да яшәү урыны буенча тавыш бирү турында гаризагызда аны күрсәтегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев