Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Трибуна тынып тормады

Конфедерация кубогы матчына килүчеләр, алдан уйлаганга караганда, күбрәк тә булды. Мексика - Португалия матчы Казанда узучы Конфедерация кубогының беренчесе иде. Әлеге командалар очрашуы 34 меңнән артык тамашачыны җыйды.

Трибунада күпчелек урынны безнең халык һәм ял итүчеләр алды. Мексика җанатарлары да җитәрлек дәрәҗәдә иде. Аларның үтә яшел футболкалары һәм киң кырлы эшләпәләре ерактан ук күзгә ташланды.
Билетлар белән шөгыльләнүче ФИФА хезмәткәрләре ассызык­лап киткәнчә, дөнья чемпионатына караганда, Конфедерация кубогы нигездә җанатарларга түгел, ә җирле халыкка исәпләнгән. Менә шуңа да ФИФАга билетлар сәясәтен азрак яңадан карап чыгарга туры килде. Билетның кыйммәтле булуыннан зарланучыларга бәяне Халыкара футбол федерациясе билгеләвен белеп тору комачау итмәс. Алай гына да түгел, илебез оештыручылары ярдәме белән өстәмә, билетларның дүртенче категориясен кертергә мөмкин булды. Ул бары тик РФ резидентларына гына сатыла. Безнең редакциядә эшләүчеләр арасында Мексика - Португалия матчына 960 сумга билет алу бәхете елмайган кешеләр дә булды.
Уеннан алып кайткан хис-кичерешләр күп һәм алар төрле. Минусларын санасак - трибунада сыра эчеп утыру. Минем аңлавымча, трибунага сыра алып керү спорт клублары өчен әйбәт керем. Тик мин түбәндәгене аңлый алмыйм: ни өчен нәкъ менә спиртлы эчемлек? Ике сәгатькә генә сырадан баш тартып булмыймыни?
Күпләр футбол карарга балалары белән килгән, яшүсмерләр дә җитәрлек иде. Бу күренешне һич кенә дә яхшы үрнәк диеп уйламыйм.
Тагын бер минус - бу «Казан Арена«га кадәр бару. Барлык мәгълүмати листовкаларда җанатарлар машиналарын тимер юл вокзалы, «Тандем» сәүдә үзәге янында калдырсын дип язылган һәм шатл (җанатарларны бушлай йөртүче автобус) стадионга кадәр илтергә тиеш иде. Һәм имеш махсус автобуслардан тыш бер транспортны да кертмиләр. Ә чынлыкта шатллар Ямашев-Адоратский тыкрыгына кадәр генә илтте, анда кадәр үз транспортында килүчеләр дә күп иде. Җәяү барасы ерак түгел, һава торышы да шәп, тик! Күңелсезлекләр килеп чыкмасын өчен алдан ук ничек буласын хәбәр итәргә кирәк. Баласы белән баручы бер ханым канәгатьсезлеген автобус йөртүчегә белдереп, үзенең дә, безнең дә кәефне бозды. Әйберләрне саклау камерасы эше күбрәк фин бүлмәсенә охшаган иде. Әйтерсең лә, сумкадагы бөтен әйбернең, киемнең исемлеген төзиләр һәм бары шул этапны узгач кына иреккә чыгаралар. Һәм шуннан озын чират туа да инде. 25 сантиметрдан озынрак булганга, кулчатырны стадион­га алып керергә ярамаганлыктан күтәреп атасы гына килде.
Уйлавымча, җитешсезлекләр турында күп сөйләдем. Ахыр чиктә без бит бәйрәм турында сөйләшәбез. Ә ул булды. Җанатарлар гаиләләре белән матур уен карарга килде. Актив һәм мөлаем волонтерлар һәркемгә, чит ил туристларының да, барлык сорауларына җавап бирергә тырышты. Йөзләрдәге елмаю, ике командага да җан ату... Кайбер вакытта стадион шартлар дәрәҗәдә шаулады. Сомбреро кигән мексикалыларның әйләнә-тирәдә үзенә күрә бер мохит тудыруы, истәлеккә дустанә мөнәсәбәттә фотога төшүләр шатландырмый калмады. Уен. Португалиялеләр үз стилендә уйнады. Футбол аналитиклары, мөгаен, күңелсез булды, дияр. Тик монда Криштиану Роналду бар. Искиткеч уен: беренче һөҗүм һәм - ГОЛ! Монда иң мөһим яңалык: уенны әйләндереп видеодан карау мөмкинлеген дә әйтергә кирәк. Скептиклар күп вакыт югалачак, матчның темпы төшә дип тә белдерде. Юк, моның өчен 30 секунд вакыт китте, кайвакытта уенчыны алыштыру өчен дә озаграк көтәргә туры килә. Аның каравы дөреслек җиңә. Мексика җыелма командасы да шаккатырды. Көчле уйнау теләге, энергетика һәм шул ук вакытта туп белән идарә итү.
Матч соңгы секундка кадәр киеренкелектә тотты. Шунысы да игътибарга лаек, Мексика җыелма командасы, өстәмә вакытта соңгы хисапны 2:2 тигезләп тә куйды.
Илсөя Завилейская

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X