Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тракторыңны җәен әзерлә

Җәен бөтен төр транспорт чарасы да тикшерү уза. Башкача мөмкин түгел, юл фаҗигаләре чыгарга гына тора. Гадәттәгечә быел да «Трактор-прицеп» профилактик операциясе игълан ителә. Ул 13 июньнән башланып 7 июльгә кадәр барачак.

Бу операция үз эченә нәрсәләрне кертә һәм максаты нидә соң?

Чара үзйөрешле машиналар - тракторлар, юл-төзелеш техникасы, прицеплар һәм үзйөрешле машиналар катнашында чыгарга мөмкин булган юл-транспорт вакыйгаларын кисәтү, киметү өчен оештырыла.

- Бу тикшерүләрне без ел саен ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә уздырабыз, - дип аңлата Яшел Үзән буенча дәүләт техник күзәтчелеге баш дәүләт инженер-инспекторы Мансур Мөхәммәтҗанов. - Үзйөрешле техниканың һәм прицепларның техник тикшерү узганлыгы турында кенәгәсе, теркәлү документлары булуы, дәүләт теркәлү билгеләренең дөрес урнаштырылуы, шул ук вакытта тракторчының ярашлы тракторист-машинист кенәгәсе булырга тиеш. Әлбәттә, кагыйдә бозу, югарыда әйтелгән документлар булмау очраклары ачыкланса, административ эш кузгатылачак. Күңелсезлекләр килеп чыкмасын өчен үзйөрешле транспорт чараларына техник күзәтү уздырырга кирәк. Шул вакытта гына юлларга тынычлап чыгарга һәм эшлисе эшеңне тоткарлыкларсыз эшләргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев