Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТР сәламәтлек саклау министрлыгы: бушлай препаратлар алу өчен Covid-19га тест тапшыру мәҗбүри түгел

Коронавирус яки үпкә ялкынсынуы белән авыручы татарстанлылар даруларны бушлай алачак.

Коронавирустан бушлай препаратлар алу өчен Covid-19га тест тапшыру мәҗбүри түгел. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бушлай даруларны, коронавирус инфекциясе яки хастаханәдән тыш үпкә ялкынсынуы белән авыручы һәм өйдә дәваланучы татарстанлылар алырга мөмкин.

"Табиб пациентның хәленә карый, температурасын, үпкәләрендәге тавышны, хроник авырулар бармы-юкмы икәнен тикшерә. Моннан тыш, ул пациентның туганнарының берәрсе коронавирус белән авыру-авырмавын ачыклый. Әгәр дә кешегә әлеге дарулар килешә икән, мондый дәвалау күпкә нәтиҗәлерәк булачак, аңа препаратлар языла", - дип ачыклык керттеләр Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Ведомствода, табиб һичшиксез препаратларның тискәре эффектлары турында кисәтергә һәм пациентның өйдә дәвалануга язма ризалыгын алырга, препаратларны кабул итү схемасын аңлатырга тиеш, дип аныкладылар.

Авыруларга препаратлар җыелмасын волонтерлар тәүлек дәвамында китерә. Элегрәк "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Covid-19дан өйләрендә дәваланучы татарстанлыларга бушлай 12 препарат бирәчәк. Дарулар сатып алуга 146 миллион сум акча бүленгән.

Коронавирус инфекциясеннән дәвалану өстенлекләрен татарстанлылар социаль статус һәм яшькә бәйсез рәвештә, шул исәптән, медицина күрсәткечләре булган очракта, балалар да алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X